Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Машина тәрәзәсендә ... балта һәм матәм веногы

Уфаның Шакша бистәсендә бер ир коллекторларга зарланып полициягә килгән.

Баксаң, аның машинасын ватканнар икән. Алай-болай гына түгел, алгы тәрәзәсенә балта чапканнар һәм аңа матәм веногы элеп куйганнар.

Әлеге кешенең микрофинанс оешмасы алдында бурычлары җыелган. Шул рәвешле куркытып, коллекторлар акчаны кайтармакчы булган, күрәсең.

Әле аларның гамәлләренең законлылыгын суд приставлары тикшерә, дип яза Кызыл таң.

Былтыр декабрьдә Новосибирскида полиция хезмәткәрләре бурычлылар өйләренә веноклар җибәргән коллектор төркемен тоткан иде. Ике ел элек шундый хәлләр Әстерханда да теркәлде...

Фото: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе