Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Машина үз иясен тапты

Узган атна азагында башкалабыз Казанда узган зур спорт-музыкаль премиясе тарихка Балтач исеме белән кереп калды.

Чөнки тамашачылар арасында уйнатылган Lada Granta машинасы безнең районга – Арбор авылы егете Салават Әсхадуллинга насыйп булды.

Машина отучыны жирәбә ярдәмендә ачыкладылар. Аны бу елны абсолют батыр калган Муса Галләмов билетлар салынган тартмадан очраклы рәвештә бер билетны тартып алып, билгеләде.

«Әле дә ышанмыйм. Бер могҗиза булды бу. Андый нәрсә уйламыйча, бернигә өметләнмичә, көрәш карарга дип килгән идем. Билетны да сайлап алмадым. Шулай туры килгән инде», – диде Салават “Манзара” көнне үк  “Татар-информ”га биргән интервьюсында. Әлегә Салават машинаны алып кайтмаган, тик озак тотмас, алып кайтыр, ә без исә Лада Балтачны үз итсен, хуҗасына игелек кенә китерсен дип телибез.

Фото: Рәмис Латыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина