Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матбугатка язылу бара

Чепья авылында яшәүче Фидания һәм Илгиз Нуриевлар "Хезмәт" газетасының даими укучылары.

«Узган яртыеллыкта ялгышлык белән генә язылмый калынды, район хәлләрен белә алмыйча тәмам гаҗиз булдык, гел кешедән дә укырга сорап алып торып булмый, олыгайгач китапханәгә йөрүләр дә кыен, - ди Фидания апа. - Өебездән нур качкандай булды, кемдер-нидер җитмәгән кебек, шундый күңелсез. Инде бу җәйдә, шөкер, язылдык. Бәясе кыйммәтләнсә ни, хәзер нәрсә арзан. Бәяләр үскәндә бер гәҗитебез генә арзанга чыга алмый инде. Программасы да бар, күпме таныш-белешнең язмалары чыга, никадәр яңалык беләсең...

Әле язылырга өлгермәгән барлык якыннарымны, танышларымны, авылдашларымны көтеп алынган "кунагыбыз" - "Хезмәт"кә язылырга чакырам."

Алар икесе дә лаеклы ялда. Илгиз абый Комзавод авылында имам вазыйфаларын башкара. Әби-бабасы гәҗит укыганда онык та читтә калмый (рәсемдә).

Аңа да безнең «Хезмәт»ебез кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250