Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матбугатка язылу ничек узды –1...”Хезмәт”леләр больницада булды

Бер актив булганнар  кайда да актив шул алар...

Район үзәк хастаханәсендә  “Ак чәчәкләр-абунәчеләр” дигән акция барышында шуңа игътибар иттем, район газетасына язылучыларның  күбесе фидакарь хезмәтләреннән  тыш спортта да, сәнгатьтә тә актив катнашучылар. Бер актив булганнар  кайда да актив шул алар. Ак халатлы шәфкать туташлары, идарә хезмәткәрләре  арасында ел да ”Хезмәт”кә язылучы һәм язылуны актив оештыручы районның баш табибы Газинур Дәүлиев та бар, – бу язылу чорында ул озак еллар үзәк хастаханәдә эшләп чыккан ветеран  Рашидә Абдулловнаны да газетага яздыртты. Газетабызга сәламәтлек темасына багышлап  материаллар туплауда да баш табибның һәрчак ярдәмен тоябыз. Газетабыз белән һәрчак бергә булган “Ак чәчәкләр”гә эшләрендә гел уңышлар, саулык-сәламәтлек,гаиләләренә иминлек теләп калабыз. Әнә, Альбина Шамсуллина ел да иң беренчеләрдән булып “Хезмәт”кә языла, хастаханә активистларының да берсе –ул. Ә рәсемдә  – Ләйсән Әхмәдуллина, хирургия кабинеты шәфкать туташы, шулай ук бик актив хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу бара