Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...

Мәтрүшкәне кышкылыкка саклар өчен 20-30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, чормада яки яхшы җилләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда - бер ел, ваклап, нык ябылган үтәкүренмәле савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.

Мәтрүшкәнең файдасы зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Анда корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ашказаны суты бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда да кулланалар.

Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан арчу өчен кулланганнар. Аның эфир мае кайбер мазьларны ясаганда кулланыла. Моннан тыш, аны сабынга, иннекләргә, ислемайга хуш ис бирү өчен косметика өлкәсендә дә файдаланалар, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев