Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матур булам дип, авыруга сабышма!

Заман хатын-кызлары үзенең тышкы кыяфәтенә зур игътибар бүлә, косметологик процедуралардан да күпләп файдалана.

Тик менә аларның хәвефле авыруларга китерү ихтималы хакында да белү кирәк. Онколог Андрей Базылев матурлык артыннан артык кумаска өнди, бу яман шешкә китерергә мөмкин дип кисәтә.

Онколог әйтүенчә, чәч буяу хәвефле эшләрнең берсе. Буяуларда диксон дип аталучы матдә була, ул эндокрин системасында тайпылышлар китереп чыгарырга һәм яман шешкә сәбәпче булырга мөмкин.

Ботоксны яшәрүнең иң заманча алымы диләр, тик ул да тиредә үзгәртеп булмаслык тискәре күренешләргә этәргеч була ала.

Чәчләрне турайтучы чараларның күбесендә формальдегид - бик көчле канцероген бар. Аларның парлары бу эш белән шөгыльләнүче чәчтарашларның да сәламәтлегенә зур зыян сала.

Тырнакларны озак вакытка җитәрлек итеп эшләтеп йөрү хәзер модада. Тик менә бу матурлык өчен дә артык кыйммәт бәя түләргә мөмкин икән: тырнаклардагы лакны киптергәндә кулланылучы ультрашәмәхә лампа тире яман шеше китереп чыгарырга мөмкин.

Бьюти-процедуралардан бөтенләй үк баш тартып булмас, әлбәттә, тик матур булам дип, сәламәтлегебезгә зыян салмыйк, чама хисен онытмыйк! дип яза Кызыл таң.


Фото: expertcc.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык