Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матур гына башланып киткән кебек иде Яңа еллар да...

Сараебызга ут кабып, эчендәге “Белорусь” тракторы, агач эшкәртү җайланмасы һәм агач материаллары санаулы минутлар эчендә янып, яраксыз хәлгә килделәр.

Яңа ел бәйрәмнәрен тыныч кына уздырып җибәреп, алдагы елларыбыз да имин генә булсын дип, Коръән ашы да үткәрдек. Матур гына башланып киткән кебек иде Яңа еллар да.....

 Ләкин, бәла-каза аяк астында йөри икән шул. Безнең ишегебезне дә көтмәгәндә ут казасы дигән афәт шакыды. Агач эшкәртү сараебызга ут кабып, эчендәге “Белорусь” тракторы, агач эшкәртү җайланмасы һәм агач материаллары санаулы минутлар эчендә янып, яраксыз хәлгә килделәр. Янгынны  күреп ярдәмгә ашыккан һәр кеше, һәр транспорт чарасы аны тиз арада сүндереп, йортка һәм яндагы корылмаларга күчмәсен өчен бөтен көчләрен биреп, ут белән көрәштеләр. Нәтиҗәдә бу куркыныч афәт минутларда мораль һәм материаль яктан ярдәм иткән “Игенче” күмәк хуҗалыгына, Карадуган җирле үзидарә советына, Карадуган балалар бакчасы коллективына, авылдашларыбызга, күршеләребезгә, туганнарыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Закировлар гаиләсе

Карадуган авылы.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе