Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матурлар һәм сабырлар

18 апрель көнне «Наз» үзәгендә өченче дәрәҗәдәге инвалид балалар тәрбияләүче әниләр өчен тәүге тапкыр «Матурлык көне» оештырылды.

Әлеге чараның төп максаты - мондый гаиләләрнең көнкүрешләрендә булган проблемаларга җәмәгатьчелекне тарту. Үз башыннан кичереп карамаган кеше әлеге гаиләләрнең нинди авырлыклар белән очрашуын аңламый. Ә бит кайчакта аларның гади генә көннәренә дә кояш нуры кертеп җибәрү өчен бары игътибар бирү дә җитә.

«Матурлык көне» акциясен тормышка ашыруда иганәчеләр, чәчтарашлар һәм визажистларның - Илүзә Закирова («Лилия» салоны), Фәнилә Әкбәрова («Шанталь»), Гөлфия Муллагалиева («Жемчуг»), Алсу Галиуллина, Альбина Әхмәтҗанова, Фирдания Газизова («Алиса»), Раяна Бикбаева («Альгия», Арча шәһәре); фотосессия өчен почмак бизәүче һәм әниләргә чәчәк бүләк итүче Фәридә Батыршина (Казан шәһәреннән) һәм фотога төшерүче Эльвира Әхмадуллинаның тырышлыгы зур булды.

Әлеге көн әниләр өчен ял итү көне булды дисәм дә ялгышмам, чөнки гадәти көнне аларның ярдәменә мохтаҗ балаларын калдырып, алар каядыр йөрү мөмкинлеген ала алмый. Ә бу көнне аларга бушка чәчләрен кистерү, ясату, бизәнү тәтеде. Бүлмәләр саен үз эшләренең чын осталарына әверелгән матурлык тудыручылар янында утырган әниләрне күзәтеп йөргәндә күңелемдә бер генә уй иде - матурлар һәм сабырлар. Әйе, сабырлар, чөнки авыру бала тәрбияләүче әниләргә карата шундый сүз генә куллану дөрес. Аллаһы Тәгаләдән биргән әлеге сынауны алар батырларча күтәреп, уфтанмыйча яшиләр.

Катнашкан әниләр өчен чараның ахырында фотосессия оештырылды, Гүзәл Кәримованың махсус пешерелгән торты белән чәй эчелде. Әлеге әниләр өчен «Матурлык көне»н оештырган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250