Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Матурлык боткасы"н ашаганыгыз бармы?

Бу боткада йөрәк-кан тамырлары системасы өчен алыштыргысыз минераллар, теш эмале һәм сөякләр өчен файдалы фосфор, шулай ук кальций, калий, тимер бар

Табиб-диетолог Ольга Кораблева “матурлык боткасы” ашарга киңәш итә.

Белгеч сүзләренчә, ул – перловка. Бу боткада  йөрәк-кан тамырлары системасы өчен алыштыргысыз минераллар, теш эмале һәм сөякләр өчен файдалы фосфор, шулай ук кальций, калий, тимер бар.

“Аннары, перловкада лизин аминокислотасы бар. Ә ул коллаген бүленеп чыгу өчен җаваплы. Безнең тире сәламәтлеге өчен җавап бирүче  аксым ул – перловка. Шуңа аны “матурлык боткасы” дип йөртәләр”, – дип аңлата белгеч.

Кораблева шуны да өсти, перловка – диетик ризык, анда майлар аз, аны куллануга бердәнбер каршылык – кешенең глютенны эшкәртә алмавы. Диетолог файдалы булса да, перловканы чамадан тыш артык ашамаска киңәш итә. Чөнки ул газлар барлыкка китерә, шуңа аны 3 яшькәчә балалар ашарга т киңәш ителми.

Бу ярманы 50 минутлап пешерергә кирәк, аннан алда төнгелеккә суга салырга, дип яза Өмет.

Чыганак: Lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалые ризыклар