Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матурлык - дөньяны коткарыр

Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан начар эш-гамәлләр кылмый, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә.

"Матурлык- дөньяны коткарыр !"- дип язган бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан начар эш-гамәлләр кылмый, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә. Җәмгыятебезгә икмәк ничек кирәк булса, матурлык та кирәк.


Фотосурәттә безнең матур капкабыз! Аның өске бизәкләрен Бөрбаш авылының алтын куллы ир-егетләре- Шәйхетдинов Рамил абый һәм аның мәктәптә укучы ике улы ясады. Астагы бизәкләрне Курмала авылыннан Ирек абый шулай ук улы белән ясап бирде. Халкыбыз кулыннан эш килә торган осталар турында: "Кулларыннан гөлләр тама!"- дигән гыйбарәне куллана. Әлеге сүзләр шушы уңган-булган егетләргә карата әйтелгәндер дә инде! Матурлык тудыручы осталарга мең рәхмәт!


Инсаф Сәләхетдинов,
Шубан авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капка матурлык