Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Матурлык салаты” әзерләгез!

Кояш көннән-көн назлырак елмая, безнең дә матурланасы килә. Нишләргә? Ашарга! Нәрсә? Салат! “Матурлык салаты” бик җиңел әзерләнә.

Кич ике кашык геркулес өстенә алты кашык кайнап суынган су салып, җебетергә куегыз. Иртән аңа өч кашык яхшы сыйфатлы сөт, бераз лимон суты, кырылган алма кушыгыз. Бутагыз.

Салатны акрын гына чәйнәп ашарга кирәк. Ашаганда эчтән генә яхшы, матур сүзләр кабатлагыз, яхшылык турында уйлагыз (югыйсә, нәтиҗәсе булмаска мөмкин!)

Мондый салат организмны чистарта, бит тиресен яхшырта. Көн саен иртәне “матурлык салаты”ннан башласагыз, чибәрләрдән чибәргә әйләнүегезне сизми дә калырсыз!

 

Фото: mircooking.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Maturlik-salati--zerl-gez-255362/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев