Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Май чабу бәйрәме фаҗига белән тәмамланган

18 февральдә Кизләр шәһәрендә (Дагестан Республикасы) Май чабу-Масленица бәйрәмендә билгесез җинәятче кеше күп җыелган урында утлы коралдан атты.

Фаҗига корбаннары — 5 вафат булган кеше һәм 5 яраланган кеше. Яраланган кешеләрнең өчесе — тәртип саклаучылар. Хәзерге вакытта җинятьченең кем икәнлеге һәм аның ни өчен утлы корал куллануы турында тикшерү бара.

Корбаннар тагын да күбрәк булыр иде, әгәр әлеге храм янәшәсендә гел хәер сорап утыручы Ирина Мелькомова террористка ташланмаган булса. Бу ханым утлы коралдан атучыга йодырыклары белән ташланган, сумкасы белән аңа суккан, кычкырган. Ир-ат аның күкрәгенә бер-ничә тапкыр аткан.  Алган яралардан Ирина Мелькомова вафат булган. Әмма ул башкаларның (алар арасында хатын-кызлар һәм балар да булган) гомерен саклап калырга булышкан, террорист игътибарын аңа юнәлкән арада, калганнар храмга кереп бикләнергә өлгенргән.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал