Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Май ялларында нишлисез? (+сораштыру)

Килешәсездер: кышкы каникуллар тәмамлануга, күпләр май ялларын көтә башлый. Каланыкылар ял, табигать кочагына чыгу турында уйланса, саланыкылар бу ялларга күмәкләшеп эшли торган эшләрен планлаштырып куя.

Дөресен әйткәндә, инде аны планлаштырасы да юк: һәр гаиләнең бу көннәрдә эшли торган үз эшләре, инде гадәткә әйләнгән эш графигы була. Без үзебез, мәсәлән, гомер-гомергә 30 апрель көнне бәрәңге чыгара, ә 1 май көнне өй юа идек. Һәм ел саен диярлек бу көнне яңгыр ява иде. Әле күршеләр: “Бүген болар өй юмыйдыр, яңгыр яумый”, – дип көлешә һәм бу хак та була иде. Дөрес, соңгы елларда бу гадәт үзгәрде. Хәзер өйләр юу күпкә җиңеләйде, аны күмәк эшли торган эшләр исемлегеннән төшереп калдырдык ләбаса.

Эш димәктән, үз каралтысы белән яшәгән, эшлим дигән кешегә анысы ел әйләнәсе бетми, көндәлек табылып тора. Әмма көне әйбәт булса, май яллары ул бакчада эшләү, чистарту, буяу, агарту ише эшләргә тәгаенләнә. Кемнәрдер зиратларга барып, якыннарының каберлекләрен тәртипли, кемдер тузган капка-коймасын яки каралты-курасының бер өлешен яңартуга тотына... Ә сез бу ялларда ни эшләргә җыенасыз? Бәйрәм якынлашкан көннәрдә газета укучыларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Дөресен әйткәндә, быел бөтен эш бергә өелергә охшый, кайсыннан башларга да белгән юк әле. Чокырдан бәрәңге дә чыгармаган, агачлар да агартмаган. Җир кибеп, кояш чыкса, бу эшләр бер-бер артлы, тиз-тиз эшләнә инде анысы. Язгы көн озын бит ул. Бер тотынганчы гына куркытып тора, эшли башлагач, берние юк. – Күпчелек җавап шундый булды. Менә аерым кешеләрнең җаваплары.

Гөлсем МИҢНЕБАЕВА – эшмәкәр, Норма авылы:

– Башка елларны апрель азагында ук авылдашлар белән бергә өмә үткәрә, зиратны чистарта идек. Быел әлегә анда керүдән мәгънә юк дип, май ялларын көтәбез. Җирләр кибеп бетә алырмы, эшләп булырмы? Ә өйдә? Өйдә дә шулай ук инде, башкалар кебек без дә бөтенебез үз бакчаларында, каралты-курасында эшли, тәртипли дә, аннан, көн матур булса, бергәләп табигатькә чыгып, иркенләп ял итәбез. Башкалардан үзгә ниндидер аерым бер гадәтебез юк.

Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ – көрәшче, «Росгосстрах»ның райондагы бүлек җитәкчесе:

– Без бит 1 майны бәйрәм дип үскән буын, хәзер инде зурдан кубып чаралар үткәрелмәсә дә, күңелдә әнә шул бәйрәм рухы сакланып калган. Шуңа да ниндидер рәхәтлек белән көтеп алабыз. Бу ялларда барыбыз да гаиләләребез белән төп нигезгә җыелабыз. Һәр елны бергәләп эшли торган эшләр табыла. Быел да инде әтинең планлаштырган эшләре бар. Музыкалар уйнатып, бик күңелле итеп эшлибез. Яллар күп булгач, шунысы рәхәт, әби-бабайларга, туганнарга барып булышырга, хәл белешергә дә, үзебезнең өйләрдә эшләргә дә вакыт кала. Әле бөтенебез бергә кырга чыгарга, чәйләр кайнатырга да өлгерәбез.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН – фермер, Яңгул авылы:

– Үткән ел инде бу вакытларда җиләк плантациясенә кергән, эш башлаган идек. Быел май ялларында кереп булмасмы икән дип өметләнәбез. Эшебез ел да көздән калган яфракларын кисүдән башлана, быел әлегә анысы да эшләнмәгән... Бөтен гаиләбезгә җитәрлек эш бу, шуңа күрә май ялларына башка эшләр планлаштырмадык та.

Дилүс ГАТИЯТУЛЛИН – район әфганчылар оешмасы рәисе, Балтач бистәсе:

– Җирләр бераз кипшереп китсә, егетләр белән үзебезнең хәрби комплекс территорияләрен чистартырбыз, тәртипләрбез дип уйлаган идек, ничек килеп чыгар инде... Ел да өйләрдәге бакча эшләренә кадәр җыештырырга өлгерә идек, быел бераз соңгарак калдык...

Рафил СИБӘГАТУЛЛИН – Салавыч җирле үзидарә башлыгы:

– Бу көннәрдә Иске Салавычтагы ике зиратта өмәләр үткәрдек, әле башка авылларныкына кереп булмый иде. Шуңа күрә май ялларының берәр көнендә халыкны шушы эшкә туплыйсы булыр. Шулай ук барлык социаль-мәдәни биналарның территорияләрен җыештырачакбыз. Билгеле, җирлектә яшәүче барлык хуҗалыкларга да шундый бурыч куела. Аны әйтәсе-кисәтәсе дә юк инде, көне генә кояшлы, матур булсын, кешеләр үзләре үк бу ялларны көтеп ала бит...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: май бәйрәмнәре