Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Маяк" өлкәннәрен Хәмдүнә үзе җырлаткан? (+фото)

“Маяк” җәмгыятендә өлкәннәргә хөрмәт-ихтирамны жәлләмиләр.

Быелгы чара да күңелләрдә озак сакланыр әле, диләр өлкәннәр. Истә калмаслык түгел шул. Җитәкчелек бәйрәмгә дип махсус Хәмдүнә Тимергалиеваны чакырган. Мул сыйлы табыннар артында Ор һәм Шеңшеңәр авылы өлкәннәре рәхәтләнеп кунак булган.

Әлеге җирлектә барлыгы 251 пенсионер исәпләнә. Аларның барысына да бәйрәм уңаеннан, 98 мең сумлык пакетлар өләшенгән. Шуларның 105е бәйрәм чарасына килгән. Өлкәннәр яшьлектә җырлаган җырларын тыңлап, мул сыйлы табыннар артында хезмәт елларын искә алып,  рәхәтләнеп аралашты. Үзләренә булган олы хөрмәт һәм бәйрәмдә яңгыраган изге теләкләр өчен әлеге чараны оештыручыларга, җәмгыять җитәкчесе Хәлил Хаҗиева олы  рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев