Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Маймыл хәйләкәр һәм шаян хайван

Киләсе ел була Маймыл елы, Адәм, имеш, шуннан яралган. Шушы йонлы hәм койрыклы заттан Җир шарына кеше таралган. Озакламый без Көнчыгыш календаре буенча Утлы маймыл елын каршылыйбыз. 2016 елда һәркем тормышын яңа биттән башлый, хыялларын гамәлгә ашыра ала. Маймыл еллары: 1920, 1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004. Кибетләрдә яңа...

Киләсе ел була Маймыл елы,
Адәм, имеш, шуннан яралган.
Шушы йонлы hәм койрыклы заттан
Җир шарына кеше таралган.

Озакламый без Көнчыгыш календаре буенча Утлы маймыл елын каршылыйбыз. 2016 елда һәркем тормышын яңа биттән башлый, хыялларын гамәлгә ашыра ала. Маймыл еллары: 1920, 1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004.
Кибетләрдә яңа ел сувенирлары инде күптәннән сатуга чыкты. Яңа елны каршы алганда бәйрәм өстәленә нәрсәләр куярга, нинди ризыкларга өстенлек бирергә соң? Маймыл барысын да ашарга мөмкин дигәннән чыгып, бәйрәм өстәлендә яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, балык, краб һ.б ризыклар булырга мөмкин. Маймыл баллы ризыклар да ярата. Шуна бәйрәм өстәленә берничә төрле десерт әзерләргә дә мөмкин. Тик десерт составында банан, алма һәм башка җиләк-җимешләр дә булырга тиеш. Балыктан пешерелгән ризыкларга да өстенлек бирергә кирәк. Ә балык ул тормыштагы бәхетле үзгәрешләр символы.

Маймыл - хәйләкәр һәм шаян хайван, шуңа күрә Маймыл елына кергәндә җитди, эшлекле киемнәр кимәгез. Сезнең образ матур, җиңел, төрле төсләргә бай булсын. Ә инде төсләргә килгәндә, Маймыл кызыл һәм сары төсләрне ярата.
Фото: samopoznanie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250