Мәчегә дә… ирек кирәк
…Үземне белә-белгәннән без һәрчак мәче асрадык. Берне һәм атаны.
Җаны булган һәр зат табигатьтә үз принциплары белән яши. Телибезме-теләмибезме, без моның белән килешергә тиеш. Алай гына да түгел, әлеге затлар арасында аңлашу, гармония дә булырга тиеш кебек. Һич югы, үзебезнең янәшәдә генә булган җан ияләрен аңласак иде… Аңларга омтылу белән үк аларның никадәр кызыклы, каршылыклы һәм безгә ни дәрәҗәдә охшаш булуларын күреп, гаҗәпләнербез.
…Үземне белә-белгәннән без һәрчак мәче асрадык. Берне һәм атаны. Кушаматлары гел “Васька” булды. Шунысы да истә: без, бала-чагалар гына түгел, безнең өлкәннәр дә мәчене ярата иде. Әти һәрчак үз өлешеннән (ни дисәң дә өлешле заман) аңарга “өлеш” чыгарса, әби мәрхүмкәй, мәче авырса, бездән ким дәваламады. Бер чакны кышын мәчебез тәбегә төшеп, бер аягын өшетеп кайтты. Сынган, өшегән аягы бик озак тилмертте мескенкәйне. Әби көн-төн яныннан китмәде диярлек, әллә ниткән мазьлар сөртте, үлән суларына тыкты. Аякның зәгыйфьләнгән өлеше корып, өзелеп төште, мәчебез исән калды. Өчаяклап бик оста йөрергә өйрәнде, тычканын-күсесен дә тотты, агач башларына да үрмәләде…
Мәче халкы да үзенә мөнәсәбәтне бик яхшы белә һәм алар, безгә, кешеләргә караганда тугрырак та, ахры. Әтиебезнең яраткан мәчесе, ул вафат булгач, ике төн аның җәсаде яткан карават яныннан китмәде, өчесен үткәргән көнне үлде… Әтинең кабере каршына, зиратның бу ягына илтеп күмүебез хәтердә.
Шулай да иң хикмәтле мәчене безгә Төмәндәге апамның балалары алып кайтып бирде. Безгә кайтканда ике яшьләр тирәсендә булган мәче бездә әллә унөч, әллә ундүрт ел яшәде. Мәченең бер елы кеше гомеренең җиде елына тора дип ишеткәнем бар. Ничә кабат агуланып, ничә кабат имгәнеп, ничә кабат үләргә җитеп авырып, терелде ул. Кеше телен аңлый, алай гына да түгел, син әйткәнгә нәкъ синең тонда җавап та бирә белгән мәчебез, авырткан урыннарга массаж да ясый иде. Орышсаң, ул да дулый, ачуланып, артына борыла-борыла, ямьсез тавыш белән әллә ниләр “сөйләп” китә, сорау бирсәң, җавапсыз калдырмый. Берчакны агулы күсе ашадымы, Васькабыз тамактан калды. Андый чакларда ул үзен-үзе дәвалый: йә бакчага кереп китә, әле бер, әле икенче үләнне кабып карый яки инде басу-кырга ук чыгып китә, уңайланмыйча кайтмый. Гадәттәгечә, кичен җылы сөт салдым, ә песиебез юк. Бакчага су сибәргә керсәм, алмагач күләгәсендә ята. “Сине эзләгән идем, монда ятасың икән, сөт салдым бит”, – дим. Үләр чиккә җитеп хәлсезләнгән песием акрын гына башын күтәрде, “ярар инде алайса” дигән кебек, ишетелер-ишетелмәс кенә “мяу” диде дә, бакчадан чыгып китте. Керсәм, ахыргы көче белән сөт ялый. Бу юлы да терелде ул. Әнә шулай әйдә, тор инде, сөт эч инде дигән сүземне тыңлап, әллә ничә уңайланды. Соңгысында гына миннән качып авырды.
Ул үлгәндә инде безнең хуҗалыкта “бер мәче законы” үзгәргән, әлеге дә баягы Васька “тырышлыгы” белән бөтен ишегалды мәче белән тулган иде. Монысының тарихы болай. Берчакны иртән торып чыксак, лапаста бер кечкенә мәче баласы елап йөри. Сөт салып ашатсам да, кычкырудан туктамый, тавышына түзәрлек түгел. “Китереп атканнар” дип хуҗасын тиргим. Балалар күрше Рәфыйк абыйларның песиләре балалаган иде, шуларныкы түгелме икән дигәч, кеше-кара күрмәгәндә капка астыннан гына моны аларга кертеп җибәрдем. Капка ярыгыннан карыйм, таныш ишегалды күреп, сөенә-сөенә йөгерде теге. Кичен чыксам, мәче баласы тагын бездә. Мин кабат үзләренә кертәм. Икенче көнне иртән торып чыксам, Рәфыйк абыйларның ана мәчесе керде. Авызында теге мәче баласы. Минем янга килде, баласын дык итеп аяк астына ташлады да, нидер әйтеп, борылып чыгып китте. Телдән калдым, кая ул аны яңадан кертү (сезнең өлеш диде бугай, Васька шуның белән “чуала” иде бит)! Җитмәсә, әле ул ана булып чыкты. Елына ике тапкыр бәбиләп, песигә күмде ул безне. Дөрес, дистәгә якынлашсалар да, елныкы-елга таралышып бетәләр. Кайсы үлә, кайсын кеше ала, кайсы югала… Берничә ел элек шул ана мәчебез дә “хикмәтләнеп” алды. Берсендә бу шактый усал, ике яшьләр тирәсендәге үгезнең утлыгына кереп бәбиләгән. Үгезгә, билгеле, бу хәл ошамады. Ул котыра, мәчебез балаларын ни ташый, ни калдыра алмый. Ярдәмгә керергә туры килде. “Тапкансың бәбиләр урын”, – дип тегене тиргим. Мәчебез балаларын икенче абзарга ташый. Бүлгәләгән такталар өстеннән барганда бер баласы төшеп китте бит. Һәм бик уңайсыз урынга. Билгеле, мәчебез ала алмады. Әй тотынды шуннан соң миңа карап кычкырырга! “Синең аркада!” – ди бөтен кыяфәте. “Хәзер, хәзер, кычкырма гына , алып бирәм”, – минәйтәм. Нишлисең, алып бирдем…
Әлеге мәче балалары үсеп өлгермәде, күрәм, мәчебез тагын ата мәче белән “шаяра”. “Мәче ярата дигәч тә, нинди хәл бу, әнә, боларын үстер башта. Тагын бәбиләсәң, балаларың белән куып чыгарам”, – дим. Шул көнне үк мәче балалары юкка чыкты. Күрше Нәкыя апа бөтенесен җыйнап кертә генә, шул минутта мәчебез тагын ташып өлгерә… Аннан соң бәбиләгәннәрен дә башка күршеләргә ташып аптыратты. Соңгысында бәбиләгәнче үк “чарасын күрдем”: үзебездә бәбилә яме, менә шушында гына ятсаң да, сүз әйтмим, минәйтәм. Тыңлады, шунда бәбиләде. Тик тагын бер сүзем җитте – балалары гел аяк астында чуала башлагач, боларны азрак читкә алсаң да ярар иде, диюемә, дүрт баласын тезеп, күршеләргә кереп китте. Мин алып чыгам, бу алып китә. Ике арада йөртеп, балаларын чирләтеп, үтереп бетерде…
Мәче балалары кимегәч, балалар шул ук күрше Рәфыйк абыйларда шундый матур песи баласы бар, алыйк инде, юындырып, өйдә генә тотарбыз дигәч, ризалаштым. “Полька”, чыннан да, искиткеч матур иде. Әлеге төсләр гаммасына карап, моны бик оста рәссам буяган дип көлешә идек. Баштарак мәчебез өйдә торуга ризалашты. Тик үсә башлагач, анда табигый инстинктлар уянды. Ул тәрәзә төбенә менеп, көннәр буе тышка карап утыра башлады. Безнең тирәдә мәчеләр арасында йогышлы авыру булганлыктан, “Полька”ны урамга чыгармаска булдык. Менә шунда инде ул бөтен сәләтен (бәлки әшәкелеген) эшкә җигеп, бездән үч алырга кереште. Савыт белән ком торса да (элегрәк йомышын шунда йомышласа да), ул әле бер, әле икенче гөл төбенә “күчте”. Йомышын йомышлап кына калмады, балчыкларын туздырып, төн буе бер тәрәзә төбеннән икенчесенә йөреп, гөлләрне сындырып, чүлмәкләрне аударып бетерде… Нишлисең, чыгарырга туры килде. Әмма ул инде ярты ел эчендә тышкы дөньядан да аерылган булып чыкты. Ни тычкан тота белмәде, ни үзен башка мәчеләрдән яклый, ни алар белән аралаша алмады, нәрсә күрсә, шуннан куркып йөгерде. Бәлки шуңадыр да үтә кыска гомерле булды. Өстәвенә, аңарга үзен-үзе дәвалау сәләте дә бирелмәгән иде. Чикләү дигәнең мәче заты өчен дә тансык түгел (бәлки, фаҗигадер?), яшәү өчен һәр җан иясенә ирек кирәк икән ләбаса дип әле дә искә алабыз үзен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев