Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәчесе тешләгәч үлгән

Бер пенсионер ханымны мәчесе тешләгән. Бу хәлдән соң ай ярым вакыт үткәч, ул бик интегеп дәваханәдә җан биргән.

Пенсионер хатын ихатасында - эт, ә йортында мәче асраган. Бердәнбер көнне мәчесе аның кулын тешләгән. Ханым моңа әллә ни игътибар итмәгән, яра урынын үзе юып, дару сөртеп бәйләп куйган. Тик менә бераздан ихатасында эте үлгән, ә аннан хуҗабикәгә мәчесен махсус дару биреп үтерергә туры килгән, чөнки ул агрессивлашып, хуҗабикәсенә янә һәм янә ташланган.

23 март көнне пенсионер дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, чөнки аның тын алуы авырлашкан, ул үзендә коронавирус инфекциясе дип уйлаган. Әмма медицина тикшерүе аңа котыру чире йогуын күрсәткән. Озак вакыт дәваханәгә килми йөрүе ханым өчен үлем белән тәмамланган, чөнки котыру чире эләккәннән соң, кичекмәстән махсус уколлар ясату кирәк.

Үзен мәчесе тешләве хакында һәм эте үлүе турында да пенсионер ветеринарларга хәбәр итмәгән булган. Шул ук вакытта табибларга килгәч, ул этенең оясы янында төлке йөрүен күрүе хакында сөйләгән. Шул урман җәнлегеннән - этенә һәм мәчесенә, аннан инде үзенә дә котыру авыруы эләккән, күрәсең, ди табиблар.

Бу фаҗига Волгоград өлкәсендә булган.

Йорт хайваннары асрыйсыз икән, аларга мотлак рәвештә котыру чиренә каршы вакцина ясатыгыз, дуслар, дип яза Кызыл таң. Бу үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге өчен дә бик кирәк!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру чире мәче тешләгән