Төрлесе
Мәчет лагеренә йөрүче кызлар мастер-класста катнашкан
Үзәк мәчет каршында эшләп килүче балалар лагерендә "Факел" клубының педагог-оештыручысы япон балчыгыннан төрле әйберләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Әлеге материал белән эшләү күп кенә балаларда кызыксыну уята, чөнки аның белән эшләү үзе бер ләззәт. Һәрбер катнашучы полимер балчыктан роза ясап, аны заколкасына яки фоторамкасына урнаштырырга тырышты. Ә әлеге авыр һәм мавыктыргыч эшләрендә аларга төп ярдәмче - ул Әдилә апалары Гарипова иде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә кызлар күз явын алырлык чәчкәләр ясап, үз хезмәтләренә чын күңелдән сөенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев