Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“МДСУ-1” җитәкчесе Рашит Ильсов Кыш бабайның үзе кебек

Яңа ел алдыннан "МДСУ-1" оешмасы җитәкче Рашит Ильясов үз коллективында эшләүче хезмәткәрләренең гаиләләренә күчтәнәч ясый.

Күчтәнәчнең дә нинди генә әле! Ул Кыш бабайның үзе кебек балаларга карата мәрхәмәтлелеген кызганмый. Елның-елында балаларыбызны автобус белән Казанга экскурсиягә алып баруны оештыра. Быел исә без "Әкият" курчак театрында кунак булдык. Башта балаларыбыз спектакль карады, аннан соң театр артистлары белән бизәлгән чыршы янәшәсендә күңелле уеннар уйнады, җырлап-биеп күңел ачтылар. Ел әйләнәсе эштә булган хезмәткәрләрен шулай олылаганы, балаларга бәйрәм атмосферасы тудырганы өчен Рашит Мәгъсүмовичка барлык әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый олы йөрәкле, бала җанлы җитәкчеләр күбрәк булсын иде ул!
Балтачтан Вәлиевлар гаиләсе.
Фото: avito.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250