Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Медицина хезмәткәрләре “Хезмәт”ле булды (+фото)

Хөрмәтле райондашлар! “Хезмәт” кә язылырга нибары бер атна вакыт калып бара. Район яңалыкларын белеп торыйк дисәгез, газетабызга язылырга ашыгыгыз!

Бүген район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевтан башлап бертөркем табиб һәм табибәләр, хезмәткәрләр үзләренең районыбызның патриотлары икәнлекләрен дәлилләп, “Хезмәт”кә язылдылар. Баш табиб үзе һәм табиб Рәшит Шәфигуллин, табибә Чулпан Мөхәммәтгалиева, шәфкать туташлары Альбина Газизова, Гөлчәчәк Хәкимова, Наҗия Шәрәфетдинова, Лариса Игнатьева, Лилия Салихова, идарә хезмәткәрләре Хәбибә Хөсәенова, Алина Шәрифуллина һәм дә ярдәмчел секретарь Гөлнур ханым бер елны да “Хезмәт”кә язылмыйча калмыйлар. Шуңа да алар мәгълүматлы, эшләрендә дә өлгер, тормышларында да үрнәк.

Ә менә баш хисапчы Энҗе Төхвәтуллина ел да “Якыныңны яздыр” акциясендә катнашып, кайнанасын район газетасына яздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"