Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Менә шундый кеше

Рәхәт кеше ул. Тыңлый да белә, сөйли дә.

Беркайчан да кешене бүлдереп үз фикерен әйтеп калырга ашыкмас. Башта сине тыңлап бетерер һәм аксакалларга хас сабырлык белән, сине дә үпкәләтмәслек итеп төпле сүзен әйтеп куяр. Аның янында үзеннән-үзе сүз табыла, әңгәмә оеша, аны тыңлап утыруы рәхәт, гармун тартып җырлап та җибәрсә, бөтенләй онытыласың. Алар гаиләсе белән инде ничә еллар тыгыз аралашып, очрашып яшибез. Кабаланган, кычкырган, зарланган чагын күргән юк. Намазга басмаса да, өстән шулай кушылгандыр, насыйбы шул булгандыр дип, һәр нәрсәне артык үрсәләнмичә, чәбәләнмичә үткәрә, кичерә белә. Аның белән, алар гаиләсе белән бер утыру, кем әйтмешли, үзе бер гомер.

Аннан тормыш ваклыкларын онытып торып, җиңеләеп, яшисе килеп кайтасың. Башта район мәгариф идарәсендә методист вакытында да, аннан берничә дистә ел район судында эшләгәндә дә гел шундый сабыр, тыйнак, акыллы фикерле булуы белән хөрмәт ителде. Хәзер район судында эшләүче һәм эшләп киткән бик күпләргә беренче хезмәт адымнарын атлаганда юл күрсәтүче, ярдәмче булды. Күпләр өчен әниләре кебек якын киңәшче һәм сердәшче ул. Әнә хәзер суд системасында эшләвен Казанда дәвам итүче Марина Апакова бәйрәмнәрдә, туган көнендә булмасын, Сания апасын исенә төшермичә калмый, остазына котлап рәхмәтен җиткерә. Алсу Котдусова, Йолдыз Шакирова һәм тагын күпләр, онытмыйча, бер ел да калмый, Сания апаларын туган көне белән котлап сөендерәләр. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле, киң күңелле остазларга гына шундый хөрмәт күрсәтелә. Мондый хөрмәткә үзен, тормыштагы үз урынын эзләп табып, хыялындагы хезмәтен чын күңелдән яратып башкарып иреште ул.

Казан педагогия институтын тәмамлаган югары белемле биолог Балтач урта мәктәбендә 1 ел укыткач, район мәгариф бүлегенә инспектор итеп чакырыла. Шул елларда ук халык утырышчысы буларак судларга йөри. Төпле фикерле, югары грамоталы ханымны судья Фәрит Гәрәев судка сәркатип итеп чакыра. Ул вакытта анда эшләүче Нурзидә, Татьяна ханымнар да кодалап торгач, Сания тәвәккәләп судка күчә. Һәм менә 1992 елның маеннан (туган көне дә 10нчы майда) бүгенге көнгә кадәр шушында. Ике тапкыр Татарстан Югары судының һәм Россия Суд Департаментының Татарстандагы Идарәсенең Мактау таныклыклары белән бүләкләнгән, 2011 елның маеннан "Суд системасының Мактаулы хезмәткәре", "Хезмәт ветераны". Үзен нәкъ менә шушы системада эзләп табуына чын күңелдән инанган мәлдә, читтән торып укып, 2012 елда югары юридик белем ала. Хәзер ул беренче класслы юрист.

Пединститутта алган белемнәрен дә онытмый, тормышта кулланып килә Сания ханым. Тормыш иптәше Рәшит әфәнде белән бик яхшы бакча тоталар. Аларда күп төрле җиләк-җимеш агачлары мул уңыш бирә. Беседкага сарылып үскән виноград ашап бер кинәнсәң, миләш агачында җитлеккән груша өзеп бирүенә гаҗәпләнәсең. Алмагачлары да кешенеке төсле генә түгел, ялгап төрле сортлар китереп чыгара. Бакча эшләрендә аңа күз карашыннан ук аңлап алган Рәшите нык ярдәм итә. Аларның үзара аңлашуларын күреп, нинди бәхетле, нинди рәхәт, тигез аралашалар дип, ирексездән, үзеңнең аралашу алымына тәнкыйть күзлегеннән карыйсың. Килидәге гади колхозчы гаиләсендә үскән сигез баланың иң төпчеге ул. «Туганнарым барысы да исән-саулар, барысы да гаиләле, үзләре белән дә, балалары белән дә аралашып яшибез», дип сөенә Сания ханым. Чөнки ул белә, алардан күреп, балалары да үзара дус булып, аралашып, ярдәмләшеп яшәячәк.

Гомер үтә. Инде өч кызы да үсеп җитте. Өчесе дә югары белем алып һөнәрле булдылар, өчесе дә тормышка чыгып әниләрен бәби алып кайтып сөендерделәр. Эше дә көйле, тормышы да. Я, тагын ни кирәк?! Теләккә ирешелгән бит. Сания Бариева 55 яшьлегенә матур тормыш юлы үтеп, рәхәт итеп килде. Тормышны, кешеләрне ничек бар шулай күреп, шулай яратып, бер генә тапкыр бирелгән гомерне кадерләп, сөеп яшәп килде. Үзеннән дә, янәшәдәгеләреннән дә булмастайны таләп итмичә, инде икенче дистә елын бергә гомер итүче тормыш иптәше Рәшит өчен кадерле хатын, какмый-сукмый үстереп, зурлап, туйлап пар канатлы иткән кызлары Миләүшә, Гөлшат, Гөлия өчен, аларның гаиләләре өчен гел кирәкле, сердәшче һәм ярдәмчел әни булып, алардан туган оныкларының бишесенә дә яраткан әбиләре булып матур гомер белән килде. Аларның, абый-апаларының, хезмәттәшләренең җылы котлау сүзләренә кушылып, без дә гаилә дустыбызны олы юбилее белән котлыйбыз. Картайма әле, гел шулай шат, көләч, оптимист бул дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250