Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Менә сиңа мә! Бал аяк астында гына икән!

Иптәш кызым беркөнне бал алып килде. Ул исе, төсе, тәме.

Бер уйласаң әле бал багар вакыт та түгел. Кайдан алды микән бал, дип уйлап торган мәлдә:

–Авыз итегез әле тузганак балы алып килдем, – ди.

Имәндә икән чикләвек. Тирә-якны сап-сары төскә “манган” чәчәкләр матурлык кына бүләк итеп калмый, чеби-бибигә азык булудан тыш, бал белән дә куандыра икән.

-Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы.Ул витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә, – ди дустым.

Сез дә ясап карагыз әле. Үкенмәссез. Бик тәмле. 200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев