Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Менә сиңа мә! Балтачтагы яшен Лениногорскига барып җиткән

Төнлә Балтачыбызда күпләрне уятып, яшенле яӊгыр булып узды. Иртән караганда, яӊгырына караганда, яшеннеӊ тавышы күпкә зур булган икән. Күпләр, яшен бәла-каза китермәсен, дип чын күӊелдән теләп яткандыр. Шөкер, хәвеф-хәтәр безне урап узды.

Әмма, яшен үзенеӊ көчен Лениногорскида күрсәтә. Бүген төнлә, 00 сәгать 16 минутта Гадәттән тыш хәлләр телефонына шәһәрнеӊ Кооператив урамындагы бер этажлы агач йорт яна, дигән хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып, янгынны сүндерүгә керешәләр. Шәхси йортка газ кертелгән була, утны, газны тиз генә өзәләр, күршеләре сүзе буенча өйдә кеше булмый.

Түбәләре янып беткән йортны янгын сүндерүчеләр коткара алмыйлар, башка каралты-корылмаларга, йортларга ут күчүне туктатып калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев