Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Менә сиңа ярминкә!?

Ярминкә булдымы ул, булмадымы, дип сорыйлар үпкәләгәндәй. Иртәнге сәгать 9да килсәк, сату тәмам, инде җыелып яталар, ди ит алырга өметләнеп йөргән яшь гаиләнең хәләл җефете.

Фатирга кереп торгач, утыртыр җирем юк, кишер, суган, чөгендерне сатып алабыз. Узган ел да өлгермәдем. Быел да коры калдым. Сүз кузгаткач, йоклап ятмаска кирәк иде, диделәр. Балалар белән тиз генә җыенып чыгып китеп була мыни? - ди дүрт бала әнисе. Эштән кайтышлый кереп чыгыйм дисәм, ярминкәнең эзе юк, ди төнге кизүдән, ит аласы бар дип, үзенә күрә эшеннән ашыгып чыккан бер абзый. Нәрсә диик соң..
Иртә торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә диикме инде? Ул ярминкә дигәннәре борынгыдан ук иртә йөрүне таләп иткән инде. Әсәрләрдә дә "әти инде, ярминкәгә барасы булгач, иртәнге 3 тә үк торып атын җиккән", дип язалар. Сүз дә юк, транспорт заманы. Ләкин, күрәсең, заманы башка булса да, вакыты шул кала.
Райпода эшләүчеләр дә Казан ярминкәсенә, шәһәр халкы иртә йөри, дип, төнге сәгать ике тирәләрендә кузгалалар иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250