Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Менә тагын язлар җитте

Сер түгел: тирә-юньдәге вәзгыять шактый борчулы, катлаулы, шуңа бәйле рәвештә моңа кадәр күрелмәгән чикләүләр булса да, килешәсездер, тормыш дәвам итә.

Карлы-салкын кышларны көтә-көтә, аның үтеп киткәнен дә сизми калдык бугай. Инде язның да беренче ае тәмамланды. Башка еллардагы кебек, март салкыннары да, март бураннары да булмады. Табигать быел үзгәлеге белән үзенең көчен кабат исбатлый безгә.

Урамда инде апрель кояшы, апрель җиле. Иртә-кичен салкынча булса да, табигать уяна, җирләр кибә, агачларда бөреләр шыта, кояш караган урында үләннәр баш калкыта. Димәк, җиң сызганып эшләр чаклар “борын төбендә” генә дигән сүз. Авыл халкы өчен яз болай да мәшәкатьле, мең дә бер проблемалы була иде. Быелгысы тагын да үзгәрәк булырга охшап тора. Шушы шартларда да бирешмичә, бер-беребезне югалтмыйча, саклый, эшли, яши алсак иде. Сер түгел: тирә-юньдәге вәзгыять шактый борчулы, катлаулы, шуңа бәйле рәвештә моңа кадәр күрелмәгән чикләүләр булса да, килешәсездер, тормыш дәвам итә. Авыл җирендә әлеге тыю-чикләүләргә зыян салмый гына нидер эшләргә, файдалы шөгыль табарга мөмкин. Күпләр каралты-кураларын җыештыра, ауган-түнгәнне төзәтә, яңарта, саклык чаралары күреп, битлек-перчатка белән эшләүчеләр дә, үз каралтысында гадәттәгечә эшләүчеләр дә бар.

Чиратка куеп булмый торган эшләр дә җитәрлек. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр дә, бигрәк тә терлекчеләр эшләрен элеккечә дәвам итәргә мәҗбүр. Терлекләрне бер генә көн дә ашатмый, саумый, карамый калып булмый. Игенче-механизаторларыбыз инде техникаларын әзерлек сызыгына куйган, ашламалар төялгән, чыгып китәргә әзер, старт булганын көтүче чабышкы хәлендә алар. Районда хуҗалыкларның техник хәзерлеген махсус комиссия тикшереп, югары бәя биргән иде инде. Шушы көннәрдә Казаннан килгән комиссия 8 хуҗалыкта булып,  безнекеләрнең хезмәтен, елдагыча, бик яхшы дип бәяләде. «Кызыл юл», «Маяк», Тимирязев исемендәге хуҗалык механизаторларының тырышлыгы алдынгы урыннар белән билгеләнде. Табигать шартлары да уңышлы килеп, исән-имин эшләргә, хезмәтләренең куанычлы нәтиҗәсен күрергә язсын.

...Бу сынаулы чорны да уңышлы үтәргә иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язлар җитте табигать уяна