Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мендәр астына өч әйбер салсагыз...

Барлык теләкләрегез тормышка ашар!

Тылсым белгечләре теләкләр тормышка ашсын өчен мендәр астына өч әйбернең берсен салып йокларга куша — алтынсыман тимер акча, кызыл тышлы китап, кулдан язылган хат.

Ялтырап торган акча сезгә финанс уңышлары тартып торачак. Кызыл тышлы китап та. Тышлыкны үзегез дә ясый аласыз. Ә хатка нәрсә язарга, дисезме? Әлбәттә, теләкләрегезне. Ләкин алар конкрет булырга тиеш. Мәсәлән, машина телисез икән, аның төсен, моделен, барлык нечкәлекләрен языгыз. Ә фатир теләсәгез, аның нинди урамдагы кайсы йортта, ничәнче катта, ничә бүлмәле булуы хакында язарга онытмагыз.

Бу ритуалны белгечләр чынлап та мохтаҗлык кичергәндә, нәрсәнедер бик-бик теләгәндә генә эшләргә куша. Әйберне бер генә тапкыр мендәр астына салып йокларга һәм соңыннан аны караңгы урынга алып куярга кирәк. Теләк кабул булгач, тагын бер төн аны мендәр астына куеп йокларга кирәк булачак. Ә соңыннан бу әйберне юк итү мотлак. Хатны, китапны яндырырга була, ә тимер акчаны җир астына күмеп куегыздип яза Кызыл таң.

Фото: ladyle.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар ышанулар