Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мендәрне өйдә ничек чистартырга?

Мендәрләрне ике тапкыр чайкаттырыгыз.

Мендәрне эчендәге йон йомгакка җыелып катмаслык, таплар бетәрлек итеп өйдә дә чистартып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мендәрне кер машинасына салганда, мендәр тышларын һәм чехолларны сүтеп алыгыз.

Мендәр йоны укмашып катмасын, машина тигез эшләсен өчен, ике мендәрне берьюлы салу хәерле.

Сары тапларны бетерү өчен, порошок белән бергә бер стакан агарткыч һәм ярты стакан бура (кибеттә сатыла торган химик чара, агарту өчен кулланыла) салыгыз.

Су максималь кайнар булырга тиеш.

Мендәрләрне ике тапкыр чайкаттырыгыз.

Мендәр йоны укмашып бетмәсен өчен, машина барабанына теннис туплары салыгыз. Тупларны оекбаш эченә тыгып куярга кирәк.

Чыганак: Интертат; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр мендәр чистартабыз