Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мэр Илсур Метшин: «Ярдәмгә мохтаҗ балаларның барысына да букчалар тапшырылачак» Казанда 1,6 мең кечкенә укучыга букча бүләк ителәчәк.

Казанда 1,6 мең кечкенә укучыга букча бүләк ителәчәк!

Яңа уку елы алдыннан, матур традиция буенча, Татарстан башкаласында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе уза. 

— Быел Казанның 1,6 мең кечкенә укучысы канцелярия товарлары тутырылган мәктәп портфеле алачак. Акция 17 ел рәттән оештырыла, колачын елдан-ел киңәйтә бара. Соңгы өч елда гына да 3,6 мең балага букча бүләк ителде, — диде Казан шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов мэриядә үткәрелгән киңәшмәдә.

Башкала мэры Илсур Метшин акцияне хуплап фикерен әйтте.
— Бу чарада һичшиксез катнашачакбыз. Ярдәмгә мохтаҗ балаларның барысына да букчалар тапшырылачак. Алар беренче мәртәбә 1нче сыйныфка яхшы кәефтә барсыннар», — диде мэр Илсур Метшин.

Букчалар һәм канцелярия товарлары алуда Казандагы предприятиеләр һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары ярдәм күрсәтә. Акциядә хәйрияче сыйфатында теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Мохтаҗ балаларга букчалар (портфель) 21-23 августларда «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексында, «Заречье» өстәмә белем үзәгендә тапшырыла.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яна уку елы