Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәет терелеп өенә кайткан

Дустының "рухы шатлыгына" чираттагы рюмкасын күтәргән адәм дустының тере "мәетен" күреп аңын җуйган...

Бу хәл Владивостокта булган. Бер төркем дуслар бәйрәм итеп утырган вакытта араларындагы бер ир авыраеп китә. Дуслары ашыгыч ярдәм чакыралар, алары үз чиратында ирнең үлемен билгеләп, моргка озата.

Бәхеткә, ул үлмәгән була, суыткычта айнып китә һәм ярдәмгә чакыра башлый. Шул сәбәпле ул морг сакчысының котын ала. Персонал полиция чакырта һәм шуннан соң гына аны "тоткыннан" азат итәләр.

Үлеп терелгән ирне өенә озаталар. Кайтып кергән чакта дуслары аның рухы тынычлыгына бокал күтәруне дәвам итә торган була. "Өрәк"не күргән берсе шундук аңын югалта, дип хәбәр итәләр Владивостокның матбугат сайтларында.
Чыганак: almet-rt.ru
Фото: fotokto.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250