Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция

Белем һәм тәрбия чарасы буларак Татар журналистикасы.

Нәкъ шушы тема буенча бүген Казан шәһәрендә «Татмедиа» ААҖ, «Мәгариф» журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, Казан (Идел) федераль университеты оештырган «Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды . Конференция эшендә Республикада чыга торган татар журнал-газеталарының редакторлары, журналистлары, «Татамедиа» ААҖ җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, тел һәм әдәбият галимнәре, күрше Бошкортстаннан кунаклар катнашты. Конференция эшендә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм Милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Валиев, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары Таишева Сөмбел, Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы мөдире Алия Закиева, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов һәм башкалар чыгыш ясады. Соңыннан конференция үзенең эшен секцияләрдә дәвам итте.

Фото: http://dis.kpfu.ru/main_page?p_cid=6219&p_sub=5534

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250