Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәмәгать транспортында йөрү янә кыйммәтләнергә мөмкин

Казан җәмәгать транспортында йөрү янә кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта сөйләшүләр атна башында ук башланды.

Казан җәмәгать транспортында йөрү янә кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта сөйләшүләр атна башында ук башланды, чөнки пассажир йөртүчеләр быелгы тарифның 27 сумга барлык чыгымнарны капламавына зарландылар. Нәтиҗәдә, алар юл бәясен 31 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иткән. Алар фикеренчә, бу аларның чыгымнарын компенсацияли алачак.

Хәер, юл йөрү бәясе арту турында сөйләргә иртә әле. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренә караганда, тариф үзгәрергә мөмкин, әмма беренче чиратта транспорт йөртүчеләргә түләүне арттыруның сәбәбен дәлилләргә кирәк булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел юл бәясе инде бер тапкыр кыйммәтләнде. 2019 елның февраленнән барлык төр җәмәгать транспортында тариф 27 сум тәшкил итә. Моңа кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары өч ел дәвамында 25әр сум түләделәр, дип яза Салават Күпере.

 

Фото: Город Казань KZN.RU

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе