Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәңгелек йортка хөрмәт

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында авылларыбызда нинди генә изге гамәлләр башкарылмый. Кемдер бәйрәм табыны артына җыеп кунак итә, кайсысыдыр концерт-спектакльләр күрсәтә...

Ә менә Карык-Серма авылы халкы күңелендә быелгы бәйрәм тәэсирләре, мөгаен, гомерлеккә сакланып калыр. Авыл халкының зур тырышлыгы һәм «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Р.Нәҗиповның финанс ярдәме белән авыл зиратының капка-коймалары яңартыла. Соңгы елларда авылда яшәүчеләр зират ягына күз салып, авышып барган, рәте киткән коймаларны күреп, авыр сулап, борчылып йөри башлаган була. Шуннан соң мәңгелек йортны тәртипкә китерергә, өмә ясарга кирәк дигән фикергә килеп, авылда акча җыю оештыралар. Төзелеш материаллары юнәтү өчен җыелган сумма­ның гына җитмәячәге ачыклангач, җәмгыять җитәкчесе дә ярдәмгә килә. «Инде менә бүгенге көндә тимер баганалар утыртып, челтәр койма тотып, капка ясап куйгач, авылыбызга да ямь кереп киткәндәй булды!», дип сөенә авыл халкы.

Карык-Серма халкы үрнәгендә башка авыл зиратлары да төзекләндерелсә, бик яхшы булыр иде. Юкка гына зиратларны мәңгелек йорт, димиләр бит! Карык-Сермалыларның әлеге изге гамәлләре әби-бабалары, ата-ана-лары һәм якыннары рухларына дога булып барып ирешсен! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев