Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәгъфүр абыйга матур мизгелләр бүләк иткәннәр. Кемнәр? (+фото)

Аздан гына хәтер кала, аздан гына күңел була, диләр.

Балтачта яшәүче хезмәт ветераны Мәгъфүр Маннаповны бистәдә белмәгән кеше юктыр.Гармун остасы, тормыш-көнкүрештә кирәкле әйберләрне ремонтлаучы, биш вакыт намазда булган Мәгъфүр абый очрашканда олысы белән дә, кечесе белән дә елмаеп исәнләшер, хәлеңне сорар һәм хәерле юл, имин көннәр теләр.

Үзе ягымлы, ипле, мәрхәмәтле булганга күрә башкалар да аны тирән хөрмәт итә. Туган көне уңаеннан, почта бүлеге кызлары үзен чәчәк бәйләме белән куандырган. Аздан гына хәтер кала, аздан гына күңел була, диләр. Кечкенә генә, әмма ихластан бирелгән чәчәкләргә Мәгъфүр абыйның куанганын күрсәгез икән. Матур мизгелләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә кызлар! Мәгъфүр абыйга без дә үз чиратыбызда  исәнлек, якты тормыш, камил акыл, рух күтәренкелеге телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев