Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Миңгәр мәйданнары янәдән Сабан туена дәшә (фото)

Сабантуй - татар халкының узенчәлекле милли бәйрәме. Чәчү эшләре тәмамлануга, хезмәт һәм дуслык бәйрәменә, күңел ачарга дип, бар халык ашкына.

Сабан туенда татарның барлык гореф-гадәтләре матур итеп сурәтләнә. Бәйрәм мәйданында милли костюмнар кигән биючеләр, җырчылар чыгыш ясый, кызыклы халык уеннары уйнатыла. Теләгән һәр кеше үз көчен, үз осталыгын һәм җитезлеген күрсәтә.

Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе ничә ел рәттән дистәләгән мең халыкны кунак итә. Аларны ул күптөрле мәдәни-спорт чаралары, концерт программалары белән таң калдыра. Быел да бу традиция дәвам итәчәк. Мингәр мәйданнары Сабантуйга янәдән кунаклар дәшә.
Гадәттәгечә, Мингәр Сабан туенда һәр кеше катнаша алачак. Спорт ярышлары, баггиларда ралли-узыш, чын ир-атлар өчен киртәле йөгерү, арбалы ат чабышы, Мишә елгасы буенча катамараннарда йөзү, гольф уйнау, балык тоту, аттракционнар, кабатланмас концерт һәм башка бик күп кызыклы уеннар. Әлеге барлык уен-тамашалар берничә мәйданда үткәреләчәк. Балалар мәйданчыгы, спорт уеннары, үзәк мәйдан, яшьләр сәхнәсе - күңелегезгә хуш килгәнен үзегез салый аласыз!
Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Бәйрәм тамашасы салют белән тәмамланачак.
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларына вакыт аз калып бара. Мингәр авылында үтәчәк быелгы бәйрәмебез 6 июнгә билгеләнде. Сезне шушы көнне кичке сәгать 5тә узачак бәйрәмебезгә чакырабыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250