Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Миллеге бар, пары юк яки «Миллек-party»дан фоторепортаж

Паркларда һәм ял урыннарында халыкка файдалы һәм күӊелле чаралар үткәрү белән баету юнәлешендә районныӊ яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре төрле алымнар кулланалар.

Чираттагысы – «Миллек-party», ягъни барыбызга да якын булган миллеккә бәйләнгән кичә. Бу чара һәр атнаныӊ чәршәмбе көнне «Сабантуй» ял паркында аерым оешма-предприяте хезмәткәрләре катнашында булачак. Беренчесе 20 июнь көнне район хакимияте егетләре һәм кызлары белән уздырылды. Кичәнеӊ программасы бик бай, монда миллек бәйләү серләре, аныӊ шифасы турында бай мәгьлумат туплап була иде. Әти-әниләр белән килгән балалар өчен аерым программа каралган. Ә беренчесе турында бәя биргәндә – бик уӊышлы чара. Шунысын да ассызыклап узарга кирәк – бу кичәнеӊ күӊелле һәм файдалы узуы анда килгән һәркемнеӊ үзеннән тора. Җәй бит, җәмәгать, табигать кочагында аныӊ һәр минутын кадерен белеп үткәрик!

Фирдус Шакиров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев