Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Миллек бәйләдегезме әле?

Кышын яфраклары коелмасын, дисәң, аны вакытын белеп хәзерләргә кирәк.

Быел җәй иртә килде. Миллек бәйләү дә ике атнага алгарак күчте. Каен миллеге коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр хәзерләргә кирәк. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы.

Миллек хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Миллекне көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан миллек файдалы булмас.

Кемдер мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер имән миллеген үз итә. Аларның һәркайсы үзенчә “тәмле” һәм файдалы.

Әйтик, әрем кушып бәйләнгән каен себеркесе вируслар таралган вакытта аеруча ярдәмгә килә.

Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, тирне куа.

Имән миллеге антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен шәп.

Юкә миллеге сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы.

Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия.

Миләш, зирек агачыннан әзерләнгән миллекләрдә дә дәвалау сәләте көчле.

Аларның һәркайсы үзенчә файдалы, дип яза Кызыл таң.

Төрлесеннән хәзерләп куегыз, дуслар!

 
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миллек