Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Миллек әзерләр вакыт

Миллек хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була.

Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Миллекне көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан миллек файдалы булмас.

Кемдер мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер имән миллеген үз итә. Аларның һәркайсы үзенчә “тәмле” һәм файдалы.

 

Мунча себеркесе бәйләү буенча берничә киңәш:

* Себеркенең озынлыгы  50–60 см булырга тиеш.

* Үләннәрне 30 см чамасында кисеп урнаштырабыз.

* Ботакларны өстән тигезлибез. Кыскаракларын себерке эченә куеп калдырабыз.

* Тоткычының калынлыгы уртача 6 см булган себерке – чабыну өчен иң уңайлысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев