Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Миләшкәем, хәлең ничек?

Телевидение, гәҗит битләрендә һәрдаим экология, агачлар утырту акцияләре турында сөйләп һәм язып торалар. Ләкин шул ук вакытта бар шундый бәндәләр синең хезмәтеңне таптап изүчеләр.

Подстанция янындагы койма буенда мәрхүм Илдус Шиһабетдиов агачлар утырткан иде. Матур итеп коймаланган иде. Агачлар да матур булып үсеп киттеләр. Вакытлар узу белән коймалар искергәч сүтеп алдылар. Менә шунда мин вәхшилеккә тап булдым. Бер хатын-кыз ике кәҗәсен миләшләргә бәйләп куйды. Казыкка да түгел, ә миләшнең үзенә!
- Нишләп алай эшлисең? - дигәч:
- Юлыңда бул, - дип дорфа итеп җавап кайтарды.
Бу бит инде күпме кешенең хезмәтенә төкерү. Кәҗә бит ул агачның дошманы. Миләшләре бик тә кызганыч, үсеп китә алмыйча, ничектер бөрешеп калганнар. Ә кәҗәләргә аларга ашарга гына булсын. Бәлки бу язманы укып бу кеше үз гаебен таныр. Корыган агачлар урынына агач утыртса, кадерен дә белер иде.
Исем-фамилиям редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250