Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөһимлеген аңлап, дикъкать белән тыңладылар ... (фоторепортаж)

Район мәдәният үзәгендә территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан оештырылган уку-семинар булды.

Әлеге уку-семинар агымдагы елның 18 мартында узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек уңаеннан үтте. Укуларны район Советы аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров алып барды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре – Олег Васильевич Сквордяков һәм Валентина Николаевна Каменькова чыгыш ясап, сайлауларга әзерлекне этаплап таныштырды.

Аеруча да игътибар “мобиль сайлаучылар” – чираттагы ялда, эшлекле сәфәрдә булган Россия гражданнары белән эшләүгә юнәлтеләчәк. Сайлаучы үзенә уңайлы участокта тавыш бирә алсын өчен, аңа кичекмәстән дәүләт хезмәтләре сайтында онлайн-гариза тутырырга кирәк, гаризаны күпфункцияле үзәктә яки территориаль сайлау комиссияләрендә 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр, ә 25 февральдән башлап теләсә- кайсы участок сайлау комиссияләрендә тутырырга мөмкин.

Моннан тыш, укытуның төп темасы участок сайлау комиссиясе әгъзаларының КОИБ , ягъни сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән эшләү булачак.

Һәр КОИБ бюллетеньнәрне кертү өчен сканирлы җайланма белән җиһазландырылган, һәм ул бер бюллетеньне бер мәртәбә генә кабул итә. Сканирлаучы җайланма бюллетеньнең кайсы участок комиссиясенә каралганын билгеләргә мөмкинлек бирә, әгәр дә бюллетень икенче участокныкы икән, ул тавыш бирүләрне санаганда исәпкә алынмый. Тавыш бирү нәтиҗәләрен “Хакерларча ватып керү ” ярдәмендә эшләү мөмкин әйбер түгел, чөнки әлеге комплекс интернет челтәренә ялганмаган.

– Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын (КОИБ) урнаштыру, сайлау көнне кайда булуыңа карап тавыш бирүнең яңа форматын кертү агымдагы ел сайлауларын сайлаучылар өчен уңайлы, тагын да ачыграк һәм гаделрәк итәчәк, – дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова.

Укыту шулай ук шикаятьләрне, гаризаларны карау, сайлаучылар исемлеге, беркетмәләре белән эшләүне дә үз эченә алды. Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов та әлеге әһәмиятле сәяси вакыйганың нечкәлекләре турында аңлатмалар бирде. Семинар Балтач урта мәктәбенең укытучылар коллективы, ягъни мәктәп базасында урнашкан сайлау участогы әгъзаларының тавыш бирү көнендә эшчәнлекләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән практик уен белән тәмамланды.

Семинарда катнашкан сайлау комиссиясе әгъзалары мөһим һәм җаваплы вакыйга көтелүен тирәнтен аңлап, укытуның һәрбер өлешенә аеруча да игътибарлы булдылар, дикъкать белән тыңладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар