Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Мин дөреслекне табарга телим!"

Байкал аръягы хәрби частенда 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе дөреслекне табарга тели.

Ул өлкән улы белән Рамил тотылган урынга килгән. Алар янында элек Рамил укыган Тобольск балыкчылык сәнәгате техникумыннан вәкил ханым да бар.

— Без Рамилгә ярдәм итәргә килдек. Ул ялгыз түгел, безнең аңа хокукый, психологик, финанс ярдәме күрсәтергә әзер икәнне белсен. Шулай ук, адвокатлар белән сөйләшеп, хәлне ачыкларга, урындагы халык белән сөйләшергә иде, — дигән ханым.

Әле алар сөйләшкән кешеләр бу кылыгын акламаса да, Рамилне аңлый. Ул үзенең намусын саклаган, әгәр дә шушы хәлне кылмаса, көн дә шундый түбәнсетүләргә дучар булыр иде, диләр. Шуңа да хәлне җентекле тикшерергә кирәк, дигән вәкил, дип яза Кызыл таң.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат