Мин иремнән оялам
«Элек мин зифа буйлы бик чибәр хатын идем. Гормональ дарулар белән дәваланганнан соң, гәүдәгә тазардым. Хәзер менә иремнән оялам, аңа ошамыймдыр кебек тоела. Фәридә.»
- Әйе, һәр хатын-кыз чибәр булу турында хыяллана. Хәтта күп вакытта «Чибәр булып түгел, бәхетле булып туарга кирәк» дигән халык әйтемен дә истән чыгарабыз. Бактың исә, ир белән хатын арасындагы хисле бәйләнеш туйга чаклы ук барлыкка килә. Ә гаилә корып, бергәләп яши башлагач, әлеге дә баягы, рухи бәйләнеш бер-береңнең тышкы сөйкемлелегеннән дә өстенрәк булып чыга. Тора-бара ыгы-зыгылы көндәлек тормышта мәхәббәт хисе күзгә күренмәскә әйләнә. Тик ул бар! Аз-маз үпкәләшкәч тә бер-береңә тартылу - шул мәхәббәт ләбаса! Дистә еллар бергә яшәгән парлар исә чәч агару, тазару, җыерчыклану кебек физик үзгәрешләрне игътибарга да алмый башлыйлар. Кызганыч, еш кына шул үзгәрешләрне үзендә кичерүче кайбер кешеләр - әйтик, Фәридә кебек, буш урында түмгәк эзләргә тотыналар. Сез, Фәридә, әнә шул ясалма проблема капканына эләккәнсез. Иң дөресе, ирегез түгел, үз-үзегездән үзегез ояласыз. Гәүдәгә тазарсагыз да, ирегезгә элеккечә сөйкемле булып күренергә телисез, шулай бит?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев