Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Мин һәм куркынычсыз юл»

Бездә “Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда бәйрәм. Бәйрәмебезнең кунаклары – әти-әниләр.

Алар безнең белән бүген белем алдылар, уйнадылар, кызыклы биремнәр үтәделәр. Бәйрәмебез юл йөрү кагыйдәләренә багышланган. Дөресрәге сүзебез "Фликер"лар, яктылык кайтаргыч беләзек (браслет) һәм тасмалар (лента) турында булды. Бәйрәм ике өлешкә буленеп беренче өлеш файдалы мәгълүмат алуга юнәлтелгән булса икенче өлеш төрле күңел ачу уеннары белән дәвам итте. Чараның беренче өлешеннән әти-әниләр һәм балалар җәяүлеләр буларак тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булган һава торышы шартларында, юл буеннан барганда, юлны аркылы чыкканда, җәяүлеләргә киңәш ителә, ә торак пунктлардан читтә урнашкан урыннарда җәяүлеләр үзләре белән "Фликер"лар яктылык кайтаргыч беләзекләр (браслет) һәм тасмалар (лента) тагарга , һәм бу әйберләрне транспорт йөртүчеләр тарафыннан күрү чараларын тәэмин итәргә бурычлы икәнлекләрен белделәр. Икенче өлеш уеннар аша юл йөрү кагыйдəлəрен белү, юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү, ныгыту, игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү, балаларда бəйрəм кəефе булдыру максатыннан оештырылган иде.

 

Зөһрә Шәйхетдинова,

зурлар төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология