Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мин ничек әйбәт студентка әйләндем?

Мәктәптә дә,югары уку йортында да укуга исем китмәде. Начар да укымадым, надан да түгел идем, әмма дәрес хәзерләми генә укыдым.

Бишенче курста укыганда Илнар исемле егет белән таныштым. Әйбәт кенә очрашып йөрибез. Мине ошата булса кирәк. Мин дә аңа битараф түгел. Бервакыт сүз артыннан сүз чыгып, ул әнисенең дә, туганнарының да татар теле укытучылары булып эшләвен әйтте. Минем эчемә "корт" керде. Очрашкач, әнисе тел буенча берәр фикер әйтүемне сораса, үзара сөйләшкәндә гади генә әйберне дә белмичә, көлкегә калсам? Үзе булачак ана теле укытучысы дисәләр? Бөтен ихтыярымны җыеп, тешем-тырнагым белән укуга ябыштым. Курсташлар да, укытучылар да: "Сиңа нәрсә булы соң?" - дип аптырый. Университетны әйбәт тәмамладым, диплом эшемне бишлегә якладым. Илнар белән өйләнештек. Әни бер дә гаепчел кеше булып чыкмады. Белмәгәнне җайлы гына өйрәтә, әле дә киңәшләре белән гел ярдәм итә. Шул елларда тырышып укый башлавыма бер дә үкенмим. Илнар алданрак очраган булса, белемем тагын да тирәнрәк булыр иде дим.

- Бик якын танышым ихластан уртаклашкан хикәят белән сезне дә таныштырасым килде. Кайчакта безне уятып җибәрергә менә шундый бер очрак та җитеп аша шул.

Зөләйха Хафизова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш

2
X