Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әминә Нигъмәтҗанова 90 яшьлеген күтәренке кәеф, камил акыл белән каршылый

80нән соңгы яшь бер дә кирәкми икән дисә дә, Әминә Нигъмәтҗанова 90 яшьлеген күтәренке кәеф, камил акыл белән каршылый. Күзләре күрә, аяклары йөри, бары колаклары гына бераз начар ишетә.

Әминә апаның 90 яшьлек юбилеен балалары әбилэр чакырып, коръән ашы белән зурлап уздырганнар. Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырырга килгән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинны, район почта элемтәсе үзәге Гали Фәйзрахмановны, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинаны, Норма җирлеге рәисе Алмаз Рамазановны да якты йөз, мул табыннар белән каршы алды хужалар.
Әминәнең балачагы, яшьлеге башка яшьтәшләренеке кебек үк авыр елларга туры килә. Тик зарлану-сыкрануны белмәгән алар. Булсын дип эшләгәннәр, тырышканнар. Урманын да кискәннәр, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда да эшләгәннәр, йорт эшләрен дә башкарганнар. Сугыш башланып, ике ел үтүгә почтага эшкә урнаша Әминә һәм биредә 20 елга якын хезмәт куя. Аннан соңгы елларда туган колхозында эшли. Авылдашы Мөбарәкҗан белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Мөбарәкҗан абый гына бүгенге муллыкның рәхәтен күрми 51 яшендә гүр иясе булган. Яшьләй ирен, бер баласын югалткан Әминә апа барлык авырлыкларны күңел түренә яшереп, һәрбарчасына киңәшләр биреп, кадерле әни, әби-әбекәй булып улы Наил белән төп нигездә гомер кичерә. Калган балалары да җай чыккан саен әниләре янына кайта.
Инде балалар үзләре күптән әби-бабай, итәк тутырып оныклар сөяләр, шул ук вакытта үзләре дә сабый булып кадерле әниләре янына җыелалар. Менә ул бәхет кайда!. Шул бәхетләр гомерле булсын да, Әминә апага әле озак еллар балалары, онык-ныкчыклары өчен ныклы терәк булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250