Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Ә мин яратам...”

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»ның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 2014 нче елның 25 июлендә районыбызның "Романтик" лагерендә булып кайттылар.

Алар балаларга "Ә мин яратам..." дип исемләнгән чара вакытында кызыклы шөгыльләр тәкъдим иттеләр. Аның максаты: балалар яраткан эш төрләрен билгеләү, теләк буенча диагностика үткәрү һ.б.
Балалар чын күңелдән сөенеп, белгечләр тәкъдим иткән шартларга ризалаштылар. Психологик диагностика үтәргә барлык яшүсмерләр дә теләк белдерде.
Кече яшьтәге мәктәп балаларына социаль педагоглар пластилин, кәгазь, җилем белән эш тәкъдим иттеләр. Балаларның пластилиннан ясаган рәсемнәре үзләре көткәннән дә матуррак килеп чыктылар, күп кенә балага бу хәтта яңалык та булды.
Төсле кәгазьдән эшләнгән Республика флагы да бик матур килеп чыкты. Иң кечкенә балалар өчен кече моторика үсешен ныгыту буенча уеннар оештырылды.
Көн бик матур, күңелле үтте. Белгечләр яңадан килергә вәгъдә биреп саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250