Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Миңнеханов кабат билгеләнгән министрларның бердәм механизм булып эшләүләрен теләде

Республика Президенты Татарстан башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашты.

Татарстан Хөкүмәте республика алдында торган максатларга ирешү өчен бердәм команда булып эшләргә тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашуда шундый фикерен белдерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бердәм команда булып эшләргә тиеш. Сез имтихан тапшырдыгыз, комиссия фикер алышулар үткәрде. Республика Хөкүмәтендә эшләү – зур ышаныч ул. Барыбызга да уңышлы эшчәнлек телим», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты белән очрашуда министрлар һәм ведомство җитәкчеләре үз урынбасарларын тәкъдим итте, тармакта үзләре җавап бирә торган юнәлешләр хакында сөйләде. Вазифага билгеләнер алдыннан башта хакимият органнарының барлык җитәкчеләре аттестацион комиссия узды.

Рөстәм Миңнеханов алдагы чорга Хөкүмәтнең төп бурычларын һәм өстенлекләрен күрсәтеп, кабат билгеләнгән җитәкчеләрнең һәркайсы үзләре кураторлык итә торган юнәлештә эшнең нәтиҗәләре өчен шәхсән җавап бирүләрен искәртте.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рөстәм Миңнеханов министр Президент