Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Минем балам әле карынымда, ә Сез инде аңа начар сүз әйтәсез"...

Шулчак «арабыздан кара мәче үтте»

Анастасия Муллакаева үзе белән булган күңелсез очрак турында Мөслим районы төркемендә язып чыкты. Ул балаларына тиешле бүләкләрне бирмәүләре хакында яза. Анастасия үзе белән килеп чыккан хәл турында тулырак итеп «Татар-информ» журналистына сөйләде.

Анастасия 2013 елда Самарадан Мөслимгә кияүгә чыккан. Ул ире белән аерылган, беренче ире аңа фатирны калдырган. Ул рәсми рәвештә үз исемендә калса да, хәзер үзен татар исеме белән «Нәзирә» дип йөртә. Анастасия- Нәзирә МУП «Хозяйственного обеспечения Муслюмовского района» оешмасында диспетчер булып эшләгән. Бу оешманың җитәкчесе — Шакиров Артур Газизович.

Хәзер мин икенче кешегә кияүгә чыктым, бер ел да җиде ай элек кыз бала таптым. Әлеге эш урында мин ике ел элек — 2017 елның 20 ноябрендә эшли башладым.

Өч айдан соң, сәламәтлегемне ныгыту өчен, санаторийга барырга куштылар. Артур Газизович җиңел машина йөртүчеләрнең исемлеген төзергә һәм аны Русланга тапшырырга кушты. Мин шушы эшне эшләдем. Марина дигән кызга кәгазьне бирдем, Руслан да компьютерына керткән. Әмма, берникадәр вакыт үткәннән соң, Марина миңа кире шалтыратты, Казаннан тикшерүчеләр килгән һәм компьютерны алып киткәннәр.

Сигез ай, декретка китәргә вакыт, Артур Газизович теге кәгазьне бирүемне сорый. «Мин аны кайдан табыйм инде хәзер, ул бит Русланга бирелгән иде», — дим. «Бернәрсә дә белмим, хәзер үк шул кәгазьне табып китер, тиз бул», — диде җитәкчем. Эзләп утыра алмадым, бала табарга хастаханәгә ятарга кирәк иде. Шулчак «арабыздан кара мәче үтте»: ул мине кимсетә, сүгә башлады, балаларым турында авыр сүз әйтте. Күрмәгәнеңне күрсәтәм, диде. Бала табарга дип мине Казанга алып киттеләр. Шунда Артур Газизович миңа вацаптан авыр сүзләр язды. «Сезгә оят түгелме? Сез мәчеткә йөрисез, Артур Газизович. Минем балам әле карынымда, ә Сез инде аңа начар сүз әйтәсез. Ә Сезнең балаларыгызга мин ныклы сәламәтлек телим, аларның барысы да яхшы булсын», — дидем.Дәвамы: https://intertat.ru/news/society/02-01-2020/m-slim-b-l-kl-rsez-nishlim-hu-a-bel-n-talashkan-hanymny-balalary-b-l-ksez-kalgan-5714416

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк