Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Минем яраткан шөгылем

Һәрбер кешенең үзе яраткан шөгыле була. Кемдер бәйләргә, тегәргә ярата, кемдер маркалар җыя. Минем дә берничә шөгылем бар: чаңгыда шуу, волейбол уйнау, ә иң яратканы – прическалар ясау.

Мин буш вакытларда төрле-төрле прическалар ясау белән шөгыльләнәм. Моның белән инде берничә ел мавыгам.

Күпчелек вакытта прическаларым матур килеп чыга, шуңаеш кынаәни, апаларым, дус кызларым да аларга прическалар ясавымны сорыйлар. Чәчләр матур күренсен өчен төрледән-төрле кыстыргычлар, тасмалар, резинкалар кулланам. Матур прическаларның үрнәкләрен интернеттан эзлим һәм ясап карыйм.

Кешеләр гомер-гомергә матур булырга, матур күренергә тырышалар, ә прическалар кешене үзгәртә, матурлый. Матур прическалар һәркемдә соклану уяталар. Шуна күрә парикмахер һөнәре беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмаячак. Бәлки киләчәктә минем бу шөгылем һөнәремә әйләнер. Моның өчен мин инде беренче адымнарымны ясадым.

Районыбызда берничә ел инде JuniorSkills конкурсы үткәрелә. Анда теләгән укучылар катнаша ала. Мин дә быел бу конкурстта катнаштым. Конкурсантлар арасында иң яше идем. Әмма шуңа да карамастан парикмахер компетенциясендә беренче урынны алдым. Ярыш бик яхшы үтте. Катнашучыларга анда профессионаллар төрле файдалы киңәшләр бирделәр. Конкурс миңа бик ошады. Ул миңа үземнең осталыгымны күрсәтергә, башкалардан яңа алымнарга өйрәнергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде, үз-үземә ышанычымны арттырды. Әгәр мөмкинлек чыкса киләсе елга да үземне ярышларда сынап карарга телим. Бу миңа осталыгымны тагын да арттырырга ярдәм итәчәк. Ярышны оештыручыларга ихластан зур рәхмәтемне белдерәм.


Әдилә Нуриева,
Сосна төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

4

2

0

5

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе