Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Министрлар катнашында район Советы утырышы

Бүген район Советының икенче чакырылыш 27 нче утырышы булды.

Балтач мәдәният үзәгенеңн тамаша залында бер буш урын да юк иде. Утырышта депутатлардан тыш район хуҗалыклары, предприятие, оешма, мәктәп, култура учаклары, җирле үзидарә җитәкчеләре, эшмәкәрләр, дин әһелләре дә катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: 2013 нче елда районда социаль-икътисадый мәсьәләләрнең үтәлеше һәм алда торган бурычлар каралды.Көн тәртибе буенча төп докладны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин ясады.Шеңшеңәр җирле үзидарәсе башлыгы Раузит Галиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радик Михайлов,район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Алмаз Зәкиевның чыгышлары тыңланды.Утырышта республиканың берьюлы ике министры - Энгель Фәттахов (мәгариф) һәм Лариса Глухова (юстиция) катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250