Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Минтай балыгы очсызланды. Ә сез нинди балык яратасыз? (+сораштыру)

Минтайга бәя кимүнең сәбәбе нидә соң? Ерак Көнчыгышта 10 апрельгә кадәр 915000 тонна балык тотарга планлаштырыла.

Ерак Көнчыгышта 18еннән алып 24 гыйнварга кадәр минтайга бәяләр төште. Күпләр яратып ала торган балыкның бәясе 9,7%ка кимеп, хәзер аны килограммын 65 сумга да алып булачак. Ә менә сельдь балыгы киресенчә, 4,6%ка үзкыйммәтен күтәрде. Башка балыкларны сату бәясе үзгәрмәде.
Минтайга бәя кимүнең сәбәбе нидә соң? Ерак Көнчыгышта 10 апрельгә кадәр 915000 тонна балык тотарга планлаштырыла. Шуның 70%ы, гадәттә, Кытай базарына китә иде. Декабрь ахырында Кытай Россиядән балык продукциясе кертүне туктатты. Сәбәбе: продукция тышлыгында коронавирус инфекциясе табылу. Россия шушы уңайдан илдә балыкларны саклар өчен өстәмә суыткыч һәм эшкәртү егәрлекләрен эзли башлады, бу үз чиратында бәяләрдә дә чагылыш тапты. Бәяләргә булган үзгәрешләр Россиянең төрле төбәкләрендә дә күзәтелә, әйтик төньяк-көнбатышта сельдь һәм скумбрия балыкларына бәяләр күтәрелгән. Сельдь 85 сумга кадәр артса, скумбриянең бәясе, гомумән, 150 сумга кыйммәтләнгән. Бу вәзгыять ваклап сатуда да бәяләр артуга китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев